Онлайн трансляция

Свернуть

Ветераннарны хөрмәтлиләр!

Ветераннарны хөрмәтлиләр!

https://tnv.ru

07 Май 2021, 16:58

274

0

Бездә тагын бер традиция бар - ветераннар яшәгән йорт каршына барып, Парад оештыру. Ул әле узган ел гына, пандемия вакытында барлыкка килде, әмма шулкадәр урынлы булып чыкты. Мондый бәйрәм тантаналары һәр ветеранга багышлап аерым оештырыла. Хәзер, сугышта катнашучыларның сафы елдан-ел сирәгәйгән көндә, мондый шәхсән оештырылган парадлар тагын да әһәмиятлерәк булып тоела. Алар шәһәр үзәкләрендә уздырыла торган парадлардан да олуграк.

Ветераннарны хөрмәтлиләр!
94 яшендә дә ул әле гәүдәсен төз һәм горур тота. Бүген Тәлгать Янбәковны Җиңү бәйрәме белән ул яшәгән йорт ишегалдына ук килеп котладылар. Парад та нәкъ менә аның хөрмәтенә уза.

Тәлгать ЯНБӘКОВ, Бөек Ватан сугышы ветераны:
- Мин 1944 нче елда 17 яшемдә сугышка киттем.

Күзләр яшьләнсә дә алар шатлыктан гына тама ди ветеран. Тәлгать Янбәков элемтәче булып хезмәт итә. Бөек Җиңүне Польшада каршылый. Бүген ветеранның күкрәгендә тагын бер медаль өстәлде. Аны Росгвария федераль хезмәте юбилее уңаеннан тапшырдылар.

Тәлгать ЯНБӘКОВ, Бөек Ватан сугышы ветераны:
- Мин шулкадәр бәхетле. Мине хөрмәт итеп килгәннәре өчен зур рәхмәт. Бәйрәм бик тә ошады.

Хәйрия ХАЛИТОВА:
- Без килдек котларга. Шундый матур бәйрәм белән. Сугыштан соң авыр вакыт булды ул үтеп китте.

Ә бу парадны Александр Сафонов өчен оештыралар. Ул Ленинград камалышында була. Ветеранны бәйрәм белән котларга хәтта күрше йортлардан да килгәннәр. Аны һәркем хөрмәт итә.

Валентина САФОНОВА Александр Сафоновның хатыны:
- Шулкадәр кәефләр күтәрелде. Операциядән соң аның беркая да чыкканы юк. Тамашаны ләззәт белән күзәттек.

Бөек Ватан сугышы ветераннары хөрмәтенә бүген оркестр уйный, җырлар яңгырады, шигырьләр укыдылар. Мондый тантаналы парадлар әле республика районнарында да үтәчәк.

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров