Онлайн трансляция

Свернуть

Сусыз тормыш

https://tnv.ru

20 Май 2021, 16:50

245

0

Юынып та булмый, ашарга пешерегә дә су җитми, бакчада яшелчәләр корый башлады. Безнең редакциягә бер ук вакытта Биектау һәм Чирмешән районнарында яшәүчеләр шундый борчу белән мөрәҗәгать итте.

Сусыз тормыш
Алар күп еллар буе хәл ителмәгән мәсьәләне чишүне сорый. Су краннары бары тик төн җиткәч кенә тамчылый башлый, диләр. Ни өчен башня эшләп торуга карамастан, су өйләргә килми?

Марсель Нуриев Пановка авылында хатыны, ике кызы белән яши. Май җитүгә өйгә су килми башлый ди. Төннәрен аны тамчылап җыярга мәҗбүрләр.

Марсель НУРИЕВ-Пановка авылында яшәүче:
- Мин эштә идем төнлә. Хатын торып азрак агызып алды. Башка су юк.

Пермякида да шундый ук хәл. Ике авыл халкы, түзәр чамалары калмагач, су каланчасы янына җыелды. Ул Пановка һәм Пермяки өчен уртак. Халык белдерүенчә, каланча нибары 30 йортка исәпләнгән. Аны урнаштырган вакытта биредә шуның кадәр гаилә була. Хәзер исә меңнән артык. Йортлар күбәйгән саен суның басымы кими.

Су каланчасын берничә дистә еллар элек төзиләр. Аның янәшәсендә аның кадәр агачлар үсеп утыра. Территориягә килгәндә менә шушындый чүп-чарлар белән уратып алынган. Су насосы үзе эчерә үк башлаган.

Су каланчасы тиешенчә уратып алынмаган. Берәүләр, бирегә теләсә кем кереп, аның насосына зыян китерергә мөмкин дип курка. Ә икенчеләр хайваннарыбыз бер тамчы суга тилмерә дип кайгыра.

Резидә НИЗАМОВА-Пермяки авылында яшәүче:
- 2012 нче елдан шушы пробелма. Бик кыен су булмагач. Минем бит кәҗәләр, тавыклар да бар әле.

Яшь гаиләләр исә балаларына мәктәпкә кияргә чиста күлмәк-чалбар әзерли алмый.

Ләйсән ВОЛКОВА-Пановка авылында яшәүче:
- Төнлә төнге өчтә килә су. Кул юарга җыябыз. Киемнәрне юа алмыйбыз. Мәктәпкә балалар трико белән киттеләр.

Безнең иҗат төркеме халык белән аралашкан вакытта, торак пунктларны су белән тәэмин итү өчен җаваплы булган, «Коркачык челтәре » оешмасы баш инженеры Нургали Хафизов килде. Ул тиздән су барлык йортларга да яхшы басым белән киләчәк дип ышандыра.

Нургали ХАФИЗОВ-«Коркачык челтәре»нең баш инженеры:
- Монда тора 16-80 дигән насос. Без 16-110 дигәнне куябыз.

Биектау районы башкарма комитетында да: "Бу проблема махсус контрольдә булачак" дип белдерделәр. Су каланчасы территориясен дә тәртипкә китерәчәкләр.

Дамир ШӘЙДУЛЛИН-Биектау районы Башкарма комитеты җитәкчесе:
- Безнең палннар бар авыл җирлеге аша аны эшләтергә җәй көне. Хәзер ул килештерелә.

Биектау авылы җирлеге башлыгы әлеге мәсьәләне үзара салым акчасына да хәл итеп була иде ди. Әмма халык аны җыюны кирәк тапмаган.

Йосыф ГАЛИМОВ-Биектау авылы җирлеге башлыгы:
- Минем беркем поддержать итмәде. Шуңа үз ара салым акчасын җыя алмадык.

Проблеманы хәл итүне ышандыргна җитәкчеләр үз сүзендә торырмы? Бу атнада Пановка һәм Пермяки авылларына су килерме? Әлеге мәсьәләне без контрольдә тотачакбыз.

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров