Онлайн трансляция

Свернуть

Татарстан Конституция суды Бөек Ватан сугышы ветеранының кызы биргән шикаять буенча карар чыгарды

Татарстан Конституция суды Бөек Ватан сугышы ветеранының кызы биргән шикаять буенча карар чыгарды

https://tnv.ru

26 Май 2021, 16:26

329

0

Мария Викторова әтисенә закон буенча фатир тиеш дип,  7 ел дәвамында төрле суд юлларын таптый. Ветеран үлгәннән соң, социаль яклау бүлегенә аның әнисе субсидия алу өчен гариза тапшыра. Республика бюджетына фатир өчен акча күчә, әмма шул вакытта әнисе үлеп китә.  Торак шартларын яхшыртырга мөмкинлек бирмәүләрен Мария Викторова канун бозу дип саный. Бүген суд кем файдасына төгәлләнде?

Татарстан Конституция суды Бөек Ватан сугышы ветеранының кызы биргән шикаять буенча карар чыгарды
Мария Викторова моңа кадәр Казанның Вахитов районы һәм Югары судка мөрәҗәгать иткән була. Бүген Конституция суды аның эшен карады.

Мария Викторованың әти-әнисе Мамадыш районы Никифорово авылында яшәгәннәр. Әтисе Бөек Ватан сугышында катнашкан.

Мария ВИКТОРОВА, Бөек Ватан сугышы ветераны кызы:
- Әти кайтты. Сугыш инвалиды. 19 яшьтә Берлинга барып җитә.

Әтисе 1995нче елда улеп китә. 2010нче елда ветераннарны торак белән тәэмин итү программасы тормышка ашырыла башлый. Канун буенча бабайның 92 яшьлек тол хатыны торак шартларын яхшыртырга хокуклы. Ул 26 февральдә районның социаль яклау бүлегенә гариза яза. 31 мартта федераль бюджеттан акча республикага күчерелә. Ләкин 1 көннән Мариянең әнисе үлеп китә. Аны торак шартларын яхшыртырга мохтаҗ кешеләр исемлегеннән алалар.

Мария ВИКТОРОВА, Бөек Ватан сугышы ветераны кызы:
- Гадел түгел инде. Квартира алсы килде ничек аласы килмәсен. Ул бит сугыш күргән кеше.

Мария Викторова исемлектән алуны канун бозу дип саный. Шунлыктан ул Татарстанның Конституция судына мөрәҗәгать итә.

Конституция суды хәбәр иткәнчә, закон буенча - торакка мохтаҗ кеше үлгән очракта, ул әлеге исемлектән алына. Канунның әлеге пункты Татарстан Министрлар Кабинеты нигезләмәсендә язылган һәм конституциягә туры килә дип таныла. Мария Викторова моның белән килешми. Ул хокукын яклар өчен Европа Судына бармакчы.

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров