Онлайн трансляция

Свернуть

Искәндәр Сираҗи: “Кабер янында утыручы ана янына килеп, балагызның фаҗигале үлеменә ничек карыйсыз?” дигән журналистлар бар"

Искәндәр Сираҗи: “Кабер янында утыручы ана янына килеп, балагызның фаҗигале үлеменә ничек карыйсыз?” дигән журналистлар бар"

https://tnv.ru

24 Май 2021, 13:57

374

0

Кем ул хәзерге көн татар журналисты? Милли матбугатның  сыйфаты ни дәрәҗәдә? Фаҗигале хәлләрне яктырткан очракта, оператив мәгълүмат җыю, үзеңнең профессиональ бурычыңны үтәү барышында,  әхлак, этика һәм кешелеклелек кагыйдәләренә ничек тугры булып калырга?

Татар матбугатын борчыган бу һәм бик күп башка сорауларга ачыклык кертер өчен, бу өлкә вәкилләре үзләренең һөнәри бәйрәмнәрендә “Таяну ноктасы” тапшыруына җыелды. Биредә сез Гөлнара Сабирова, Искәндәр Сираҗи, Римма Бикмөхәммәтова,Рамис Латыйпов, Данил Сафаров һәм Илфат Фәйзрахмановның фикерләрен ишетерсез.

Искәндәр Сираҗи: “Кабер янында утыручы ана янына килеп, балагызның  фаҗигале үлеменә ничек карыйсыз?” дигән журналистлар бар"
Җәмгыятьнең һәрвакыт үсү-үзгәрү юлында булуы , анда барган вакыйгаларның кешелек аңында билгеле бер эз калдыруы журналист хезмәтенең яңа тенденция һәм үзенчәлекләрен билгели. “Бүгенге көндә кем үзен милли журналистика вәкиле итеп санарга хокуклы?” дигән сорауга кунаклар үз фикерләрен җиткерде .

Матбугат.ру сайты җитәкчесе, журналист, ТНВдагы "Адымнар"да “Кадак” рубрикасы алып баручысы Данил Сафаров:

- Бүгенге көн журналисты-ул игътибар өчен көрәшүче.Хәзер журналист үзен күрсәтергә тели,чөнки аудитория өчен көрәш бара.

Данил Сафаровның фикеренә кагылышлы Искәндәр Сираҗи үзенең килешмәвен белдерде.Аның сүзләренчә, журналист-ул халык фикере, милләттә фикер тудыручы.

Журналист, язучы Искәндәр Сираҗи:

- Халык җыелып фикер чыгарып утырмый,ул җурналисттан ала шуны.Шуңа күрә пропаганда да журналистика эшли.

Гөлнара Сабирова исә журналист заман таләпләренә туры килергә , үз эчендә блоггер, веб-редактор хезмәтен дә башкарырга сәләтле булырга тиешлеген искәртеп үтте.Аның сүзләренә Рәмис Латыйпов та кушылды. Шулай ук “Ватаным Татарстан” газетасының баш мөхәррире тирән аналитикалы саллы язмаларның халык тарафыннан укылмавы,кайтаваз тапмавы сәбәпле дә борчылуын белдерде. Аның каравы шоу-бизнес, криминалга кагылышлы язмаларның тиз рәвештә җәмгыятьтә үз укучысын табуын әйтеп китте.

“Ватаным Татарстан” газетасының баш мөхәррире Гөлнара Сабирова :

Минемчә,журналист- ул универсаль солдат сыйфатында баса торган һөнәр иясе.Ул блоггер да, веб-редактор да,SMM белән дә шөгыльләнүче,видео төшерүче һәм аны әле монтажлаучы да.Заман артыннан калмас өчен син бу сыйфатларның барсын да үзеңә тупларга тиеш. Хәзерге укучыга тирән мәгънәле,аналитик язмалар кирәкми.Кайвакыт шулхәтле күңелгә тия:шундый яхшы язылган,журналистның зур тырышлыгы кергән мәкалә белән чагыштырганда кемнеңдер бала табуы яисә туган көн үткәрү турындагы язмасы меңәрләгән просмотр җыя.

Кызганычка каршы, хәзерге вакытта журналистика өлкәсендә бернинди белеме, компетентлыгы булмаган блоггерлар үзләрен чын мәгънәсендә укымышлы, зыялы журналистлар рәтенә кертеп, халыкка , аудиторияга ялган, тикшерелмәгән , объективлылыгын югалткан мәгълүмат тәкъдим итә. Бу чыннан да замананың мөһим проблемасы булып тора,чөнки бу очракта дезинформация төшенчәсе үтеп керә .Ә бу исә киң җәмәгатьчелекнең массакүләм мәгълүмат чараларына ышанычы какшарга мөмкин дигән сүз.Тапшыру кунаклары әлеге четрекле темага да кузгалып үттеләр, моңа нисбәтле Римма Бикмөхәммәтова үз фикерен җиткерде.

Журналист,җәмәгать эшлеклесе Римма Бикмөхәммәтова :

- Блогерлар журналисттан аермалы буларак, үзенең мәгълүматы өчен җавап тотмый.Журналистның вазифасы булып төгәл, дөрес продукт җитештерү һәм мәгълүмат җиткерү санала.

Шулай да төп игътибар бөтен илне тетрәндергән һәм беркемне дә битараф калдыра алмаган сорауга да юнәлтелгән иде. 11 майда Казанда булган фаҗигане яктырткан күп кенә журналистларга халык тарафыннан тәнкыйть сүзләре белдерелде. Аларны канлы сюжет-видеолар төшерүдә, тирән кайгы баткан кешеләргә әдәпсез һәм мәгънәсез сораулар бирүдә гаепләделәр. Әйе,мәгълүмат туплауда бернинди әдәпсезлек тә юк, бу журналистның профессиональ вазифасы, ләкин чыннан да гади халыкка канга баткан балаларны, кабер янында елаучы аналарны күрсәтү кирәкме? Журналисткада этика һәм әхлак нормалары бармы? Тапшыруга килгән журналисталар нәкъ менә шушы сорауга кагылышлы үз фикерләрен белдерделәр.Әңгәмә барышында төп ике фикер аерылып чыкты.

Татар-информ редакциясенең баш редакторы Рәмис Латыйпов:

- Әгәр дә син аны язмыйсың икән,анда бүтән кеше язып чыга ала.Бөтен дөнья язганда бу татар журналистлары тагын йоклап ята дигән сүз чыгарга мөмкин.Мондый вакыйгалар булганда да журналистлар алар алгы фронтта,алар эшлиләр.

Матбугат.ру сайты җитәкчесе, журналист, ТНВдагы "Адымнар"да “Кадак” рубрикасы алып баручысы Данил Сафаров:

- Без үзебезнең инстаграммда канга баткан балаларны ,агач төбендә елап утыручы абыйны ,кабер өстендә елаган ата-ананың фото-видеосын элмиячәкбез,трафикны югалтсак, югалтабыз, йөзебезне югалтмабыз дигән язма урнаштырдык.Бу пост иң күп комментарий җыйган пост булды.Язырга кирәк,ләкин мәгълүматның җәмгыятькә кирәк өлеше аның 10% гына тәшкил итә,калган 90% рейтинг артыннан куу.Канга баткан балаларны бик күп матбугат чарасы күрсәтте.

Журналист, язучы Искәндәр Сираҗи:

- Әле кешенең мәете суынып өлгермәгән,аны каберенә әле алып кына чыгып баралар,ә журналист әнисенә килеп, баласының фаҗигале үлеме турында сорау бирә. Кан турында язу дөрес әйбер түгел, ләкин контент дигән әйбер бар.

Римма Бикмөхәммәтова Рамис Латыйповын фикерен хуплап чыкты.

Журналист, җәмәгать эшлеклесе Римма Бикмөхәммәтова:

- Мондый вакытларда эшләү бик тә авыр.Ул зур җаваплылык сорый, ләкин без барып язмаган булсак, татар журналистлары эшләми дигән сүз чыгар иде.

“Ватаным Татарстан” газетасының баш мөхәррире Гөлнара Сабирова :

- Һәр кешенең әхлак һәм этика дигән әйбер күңелендә булырга тиеш.Ул аның күңелендә булмаса, бу кеше канлы фото-видеоны да бастырачак,баласын кабергә салучы ана янында да утырачак.Бу әйбер белән кешенең кайгысын да күрсәтеп булмый, аңа башкача ярдәм итергә кирәк.Татар матбугатының үзгә бер миссиясе бар. Рейтинглар артыннан куганда шуны онытмаска иде.Әгәр дә без халыкка шулай җиңел итеп кан турында язып моңа өйрәтеп бетерәбез икән, ничек без аңа тел, милләт турында сөйлиячәкбез соң.

Ахыр чиктә журналистика рейтинг артыннан куу ярышына кайтып калмасын иде дигән фикер кызыл җеп булып сузылып үтте. Кунаклар фикеренчә, журналистка нинди генә вәзгыятьтә эшләргә туры килмәсен, ул һәрвакытта да үзендә кешелеклелек сыйфатларын саклап калырга тиеш.

Тапшыру бүгенге милли журналистиканың ролен билгеләүдә нәрсә таяну ноктасы булырга тиеш дигән сорауга , “Безнең гәҗит” газетасы баш мөхәррире , журналист Илфат Фәйзразмановның җавабы белән тәмамланды:

Хаклык ,дөреслек, гадел сүз, бәйсезлек булган чакта, халык мәнфәгатьльләрен генә кайгыртып эшләгәндә, журналистиканың киләчәге булачак.


Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров