Онлайн трансляция

Свернуть

Татарстанда явым-төшем кайчан көтелә?

Татарстанда явым-төшем кайчан көтелә?

https://tnv.ru

03 Июнь 2021, 16:52

1069

0

Татарстанда явым-төшем кайчан көтелә?
4 июньдә Татарстан территориясендә алмашынучан болытлы һава көтелә, явым-төшем көтелми. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.

Төнлә һаваның минималь температурасы +6..+11 градус. Көндез һава +18..+23 градус градуска кадәр җылыначак. Төньяк-көнчыгыштан, урыны белән секундына 15-17 метрга кадәр, иртән һәм көндез урыны белән секундына 17-22 метрга кадәр җил исәчәк.

Казанда төнлә +8гә..+13 градус кадәр салкын була. Көндез термометр баганалары +20..+25 градус билгеләренә күтәреләчәк.

Исегезгә төшерәбез, Татарстанда янә шторм кисәтүе игълан ителде. Моның сәбәбе-урманнарның янгын куркынычы югары булуы.

Фото: Наталья Левчук (ТНВ)

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров