Онлайн трансляция

Свернуть

"Әйдә, Татарстан" - Олы Кайбычта Сабантуй йоласы

"Әйдә, Татарстан" - Олы Кайбычта Сабантуй йоласы

https://tnv.ru

07 Июнь 2021, 13:20

1700

0

"Әйдә, Татарстан" - Олы Кайбычта Сабантуй йоласы
Олы Кайбыч - район үзәге. Монда 400 хуҗалык, 1800 кеше яши. Җирле халык үз гореф-гадәтләрен гасырлар буена саклап килә. Иң көтеп алганы - Сабантуйга бүләк җыю. Аның көнен алдан билгеләп куялар. Хуҗабикәләр сөлгесен дә, йомыркасын да әзерли.

Кайбыч районында 15 меңгә якын кеше яши. Шуларның 66% - татарлар, 26 % - рус халкы, 5 % - чувашлар. Һәрбер милләт Сабантуйны сагынып көтеп ала.

Олы Кайбыч авылы совет чорында "Путь к коммунизму" колхозы белән дан тоткан. Монда сарык, дуңгыз, сыер фермалары була. Бүген авыл территориясендә инвесторлар эшли. Халык үзе дә кимен куймый. Җир бар икән, аны буш тотмыйлар. Җиләге дә үсә, яшелчәсе дә. Быел М12 трассасының бер өлеше Кайбыч районы аша төзелә башлады. 2024нче елда, төзелеп беткәч, трасса районны икегә бүләчәк. Әмма, авылларны уртадан аермый. 

Фото: Алмаз Шиһабетдинов (ТНВ)


Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров