Онлайн трансляция

Свернуть

Июль башында Идел буе төбәкләрендә һава торышын нинди булачак?

Июль башында Идел буе төбәкләрендә һава торышын нинди булачак?

https://tnv.ru

28 Июнь 2021, 15:43

928

0

Июль башында Идел буе төбәкләрендә һава торышын нинди булачак?
Россиянең күпчелек өлешендә июль башында температура нормадан югарырак булыр дип көтелә. Бу хакта РИА Новости агентлыгына Гидрометеорология үзәгенең фәнни җитәкчесе Роман Вильфанд сөйләде.

«Европа территориясендә, бигрәк тә Идел буенда һәм Уралда, июль башында температура сигез градуска югары булачак, куркыныч һава торышы сакланачак», - дип искәртте ул.

Аның сүзләренә караганда, Якутиядә дә шундый ук хәл күзәтеләчәк: температура нормадан дүрт-сигез градуска югарырак — 30 градуска кадәр була.

ТР Гидрометеорология үзәге фаразына караганда, бүген көндез Татарстанда термометр баганалары 31-36 градуска кадәр күтәреләчәк. Якындагы ике көндә аномаль эссе һава торышы саклана. 

Чыганак: "Татар-информ"

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров