Онлайн трансляция

Свернуть

Карарга да куркыныч

Карарга да куркыныч

https://tnv.ru

08 Июль 2021, 12:42

762

0

Авария хәлендәге торак дип тә танымыйлар, капиталь төзекләндерергә дә теләмиләр. Казанның  Чапаев урамындагы 8нче йортта яшәүчеләр шулай дип зарлана. 60 тан артык кеше торбаларыннан су агып торган, тәрәзәләре кыйшайган, электр үткәргечләренә карарга да куркыныч булган өйдә яши. Йортларын авария хәлендә дип тануларын сорап төрле инстанцияләргә мөрәҗәгать иткәннәр. Әмма нәтиҗәсе генә юк.

Карарга да куркыныч
Тузган булганга, идәннәребез сыгылып тора, түшәмнәр тишек, тәрәзә кысаларыбыз череп беткән, ди Чапаев урамындагы 8нче йортта яшәүчеләр. Светлана Зиновьева бу йортта туганнан бирле тора. Башка түзәр чамам юк, ди.

 Светлана ЗИНОВЬЕВА - Чапаев урамындагы 8нче йортта яшәүче:
 - Яшәү өчен шартлар юк. Юынырга салкын су гына. Җылы су юк. Менә шулай җылытып юынабыз. Менә монда бер бала башын юган вакытта, өстенә түшәм кыйпылчыгы килеп төшкән иде.

 Бу элек КАПО заводыннан бирелгән йорт, диләр. 947нче елда төзелгән. Коммуналь торак санала. 2 подъездлы, 2 катлы һәм 8 фатирлы.

 Гүзәл РӘХИМОВА - Чапаев урамындагы 8нче йортта яшәүче:
- Бойлер куярга да булмый, чөнки проводка загораться итә. Комнаталарда без үзебез дә ясыйбыз инде, общественный урынны ясасыннар иде.

 Подъездда идән бетон, аның биеклеге урамдагы асфальт биеклегеннән тәбәнәгрәк, шуңа яңгыр яуса - су монда кереп, сазлык барлыкка килә диләр. Ә бит шушы шартларда яшәгәннәре өчен җәен 4 , кышын 10 меңгә кадәр акча түлиләр. Бу суммалар кая китә соң диләр? Ни өчен - квитанциядә капиталь төзекләндерү өчен дигән графа бар, ә - ремонтны ясамыйлар? Яисә нигә йортны авария хәлендәге итеп танымыйлар? Җаваплы җитәкчеләрдән бу сорауга аңлатма булмагач - гомумроссия халык фронтына мөрәҗәгать иткәннәр.

 Анатолий ВЛАСОВ - "Авиатөзелеш районы торак-коммуналь хуҗалыгы" идарәсе оешмасының директор урынбасары:
- Бу йортта яшәүчеләр гариза язарга тиеш. Закон буенча 21 көн эчендә җавап бирәбез. Без әлеге йортны үз карамагыбызга алган вакытта - әлеге документлары булган булса - күчермәсен ясап бирә алабыз. Булмаса - БТИдан яңасын ясатып алырга ярдәм итәрбез. Тик акчаны үзләре түләргә тиеш.

 Йортта яшәүчеләрнең тагын бер зары - идарәче оешманың фатир эчендәге ярыкларны , ишелгән-тишелгән урыннарны төзәтергә теләмәве. Тик бу урыннар - гомумйорт мәйданы түгел, ә шәхси милек, дип җавап кайтардылар идарәдә. Идарәче компаниядә бу йортны капиталь төзекләндерергә җыенабыз дип тә белдерделәр. Ул 2027нче елга кадәрге исемлеккә эләккән. План буенча анда җылылык , ут белән тәэмин итү системалары һәм фасад ремонтланачак, су торбвалары алыштырылачак. Әмма закон буенча: гомуми милек саналган ашханә һәм коридорны төзекләндерү бу йортта яшәүчеләрнең үз җилкәсенә төшә, диделәр.


Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров