Онлайн трансляция

Свернуть

Татарстанда "Минем күзәтүче" механизмы эшли башлый

Татарстанда "Минем күзәтүче" механизмы эшли башлый

https://tnv.ru

02 Август 2021, 12:22

189

0

Татарстанда "Минем күзәтүче" механизмы эшли башлый
Бүгенге көннән "минем күзәтүче" механизмы эшли башлый. Бу хакта республика Үзәк сайлау комиссиясенең онлайн утырышында хәбәр иттеләр.

Очрашуда Дәүләт Думасы депутатларын сайлауга әзерлек турында фикер алыштылар. Бүгенге көннән башлап 13 сентябрьгә кадәр сайлаучылар үз тавыш бирү өчен участок сайлый алалар. Моның өчен дәүләт хезмәтләренең федераль порталы аша, йә КФҮ яки территориаль сайлау комиссияләренең берсендә гариза бирергә кирәк. Шулай ук утырышта хәбәр ителгәнчә, бюллетеньнәр әзерләү һәм участок комиссияләрен антисептиклар һәм шәхси саклану чаралары белән тәэмин итү эше башланган. Бүгенге көндә сайлау комиссияләре хезмәткәрләренең 47% ы вакцинация узды.

Шулай ук республикада участокларның 85% видеокүзәтү белән җиһазландырылачак, ә калганнарында сейф-пакетлар белән эшләгәндә видеофиксация системасы эшләячәк.

Тулырак бүген "Татарстан хәбәрләре" тапшыруында белә аласыз.

Фото - https://pixabay.com

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров