Онлайн трансляция

Свернуть

"Белем көне"ндә татарстанлыларны яңгырлар көтә

"Белем көне"ндә татарстанлыларны яңгырлар көтә

https://tnv.ru

31 Август 2021, 16:47

Татарстан синоптиклары фаразларына караганда, республикада көзнең беренче көне болытлы һәм яңгырлы булачак. Көндез һәм кич урыны белән яшенле яңгыр явачак, аерым районнарда яшен булуы ихтимал. Яшен вакытында җил секундына 17-22 метрга кадәр көчәячәк.

1 сентябрьгә каршы төндә Татарстанда +10..+15 градуска кадәр салкын булачак. Көндез һава +23..+28 градуска кадәр җылыначак.

Фото: Наталья Левчук (ТНВ)

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар