Онлайн трансляция

Свернуть

КФУ профессоры Татарстанда Әбиләр чуагының кайчан булачагын фаразлады

КФУ профессоры Татарстанда Әбиләр чуагының кайчан булачагын фаразлады

https://tnv.ru

07 Сентябрь 2021, 10:32

686

0

КФУ профессоры Татарстанда Әбиләр чуагының кайчан булачагын фаразлады
КФУ профессоры Юрий Переведенцев "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгына Татарстанда Әбиләр чуагының кайчан булачагын фаразлады.

Әбиләр чуагы сентябрь урталарында башланачак. Аның сүзләренә караганда, ачык җылы көзге көннәр, гадәттә, сентябрьнең икенче яртысында башлана. Бу вакытта термометр баганалары +20 градуска һәм аннан да югарырак күтәреләчәк.

Профессор салкын һаваның атна ахырына кадәр торачагын әйтте. Ә салкын көннәрдән соң, һичшиксез, әбиләр чуагы киләчәк.

Исегезгә төшерәбез, бүген көндез республика җирлегендә болытлар һәм яңгыр көтелә. Көндез максималь һава температурасы +10..+15 градус булачак.

Фото: Наталья Левчук (ТНВ)

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров