https://tnv.ru
10 Сентябрь 2021, 11:39
556
0
Бүген Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Исламия Мәхмүтова каберенә таш куелды.
Исламия Мәхмүтова 1943 елның 1 декабрендә Татарстан АССР Әлки районы Югары Әлки авылында туа. 1963 елда Казанга килә, махсус һөнәри белеме булмаган килеш, 19 яшендә элеккеге Республика татар күчмә, бүгенге Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрына эшли башлый. 55 елга сузылган иҗат дәверендә дистәләгән рольләрне башкара.
Исламия Мәхмүтова Самосырова зиратында җирләнгән.
Фото: ТНВ

Бүлешергә
Комментарии 0