Онлайн трансляция

Свернуть

Казанда җылылык бирә башладылар

Казанда җылылык бирә башладылар

https://tnv.ru

16 Сентябрь 2021, 15:00

188

0

Казанда җылылык бирә башладылар
Бүген Татарстан башкаласының йортларына һәм социаль объектларына җылылык килә башлады. Бу хакта Казан мэриясенең матбугат хезмәте хәбәр итте.

345 социаль объектта – балалар бакчаларында, мәктәпләрдә һәм медучреждениеләрдә җылы бирделәр инде. Җылылык системаларын эш режимына кертү өчен ике атна вакыт кирәк булачак.

Шәһәрлеләр өчен җылылык җибәрү мәсьәләләре буенча кайнар линия телефоннары эшли башлады. Барлык сораулар буенча казанлылар +7(843)590-96-22, +7(843)590-96-23;  +7(843)236-41-23 телефоннары шалтырата алалар.

Фото социаль челтәрләрдән алынды.

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров