Онлайн трансляция

Свернуть

Иртәгә Татарстанда җылы көзге көн көтелә

Иртәгә Татарстанда җылы көзге көн көтелә

https://tnv.ru

05 Октябрь 2021, 16:28

132

0

Иртәгә Татарстанда җылы көзге көн көтелә
6 октябрьдә Татарстан халкы матур кояшлы көзге көн белән хозурлана алачак. ТР Гидрометеорология үзәге синоптиклары мәгълүматлары буенча, явым-төшем көтелми. Җил төньяк-көнчыгыштан.

Республика җирлегендә төнлә -1..-6 градуска кадәр салкын булачак. Көндез һава +7..+12 градуска кадәр җылыначак.

Казанда 6 октябрь төнендә һава температурасы -1..-3 градуска кадәр төшәчәк. Көндез максималь һава температурасы +9..+11 градус булачак. Җомга һәм пәнҗешәмбе көннәрендә Татарстанда һава торышы сизелерлек үзгәрмәячәк.

Фото: Наталья Левчук (ТНВ)

Комментарии 0

Аватар