Онлайн трансляция

Свернуть

Рөстәм Миңнеханов Минзәләдә булган фаҗигада һәлак булучыларның туганнары кайгысын уртаклашты

Рөстәм Миңнеханов Минзәләдә булган фаҗигада һәлак булучыларның туганнары кайгысын уртаклашты

https://tnv.ru

10 Октябрь 2021, 13:22

615

0

Рөстәм Миңнеханов Минзәләдә булган фаҗигада һәлак булучыларның туганнары кайгысын уртаклашты
ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстанның Минзәлә районында L-410 самолеты һәлакәтендә һәлак булганнарның туганнарының һәм якыннарының кайгысын уртаклашты. Республика башлыгы фаҗига урынына килде.

Исегезгә төшерәбез, самолет һәлакәте бүген иртән булды. Минзәлә аэроклубына караган парашютчылар белән һава судносы очыштан соң берничә минуттан соң җимерелә. Бортта 22 кеше булган.

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгыннан соңгы мәгълүматларга караганда, 16 кеше һәлак булган. Алар арасында ике пилот та бар. Исән калганнарның барысы да ашыгыч рәвештә хастаханәләргә озатылды.

Рөстәм Миңнеханов хәзерге вакытта Чаллы хастаханәсендә. Авыруларның хәлен белешә. Чаллыгы Казаннан махсус табиблар төркеме килде.

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров