https://tnv.ru
11 Октябрь 2021, 10:50
518
0

Минзәләдә L-410 самолеты һәлакәте нәтиҗәсендә якыннарын югалткан гаиләләргә 1 млн сум күләмендә акча күчереләчәк. Тиешле карар Татарстан Хөкүмәте тарафыннан имзаланды, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.
Моннан тыш, сәламәтлегенә авыр яки уртача зыян күрүчеләргә 400 000 сум акча, ә сәламәтлеккә җиңел зыян күрүчеләргә 100 000 сум күләмендә матди ярдәм каралган.
Исегезгә төшерәбез, Минзәләдә L-410 самолёты һәлакәткә очрады. Бортта 22 кеше: 20 парашютчы һәм ике пилот булган. Аларның 16 һәлак булган.
11 октябрь Татарстанда мәтам көне дип игълан ителде.

Бүлешергә
Комментарии 0