Онлайн трансляция

Свернуть

Казанда "Магнит" кибетләрендә киләчәктән эремчек сата башлаганнар

Казанда "Магнит" кибетләрендә киләчәктән эремчек сата башлаганнар

https://tnv.ru

14 Октябрь 2021, 11:36

472

0

Казанда "Магнит" кибетләрендә киләчәктән эремчек сата башлаганнар
Татарстан инде киләчәк белән яши. Төгәлрәк әйткәндә - "Магнит" кибетләре челтәре. Нәкъ менә анда, бүген, 14 октябрь, иртәгәге көн белән эремчек сатканнар.

Бу хакта безгә шундый эремчекне алган казанлы хәбәр итте. "Бер төркем эремчек 15 октябрь көнне эшләнгән итеп сатыла иде. Бу эремчек әле юк, ә мин инде аны ашыйм", - дип шаяртты безгә мөрәҗәгать иткән сатып алучы.

Сатып алучы безгә фото белән дә бүлеште. Фотода җитештерү көне 15.10.21 булуы ап-ачык күренә. Бу эремчекнең бозылган булуына да шикләр туачак, яисә җитештерүчеләр әлегә булырга тиеш түгел әйберне бозыла алмый дип саныймы?

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров