Онлайн трансляция

Свернуть

Татарстанда КФҮ көчәйтелгән эш режимында эшли башлый

Татарстанда КФҮ көчәйтелгән эш режимында эшли башлый

https://tnv.ru

15 Октябрь 2021, 10:29

657

0

Татарстанда КФҮ көчәйтелгән эш режимында эшли башлый
Татарстан КФҮ (МФЦ) көчәйтелгән эш режимына күчә. Бу РФ Дәүләт хезмәтләре порталындагы хисап язмасын расларга һәм QR-кодлар алырга теләгән гражданнарның күп булуы белән бәйле, дип хәбәр итә Казан шәһәренең рәсми порталы.

«Минем документлар» офисларына килүчеләр саны соңгы көннәрдә ике тапкыр диярлек арткан икән.

Якшәмбедә КФҮнең барлык офислары 9:00 сәгатьтән 15:00 сәгатькә кадәр эшләячәк. Бу вакытта шәһәрлеләр «Минем документлар» офисларына РФ Дәүләт хезмәтләре порталы эше һәм хисап язмасын раслау белән бәйле мәсьәләләр буенча гына мөрәҗәгать итә ала.

Моннан тыш, иртәгәдән Казанда 30 волонтер эшкә керешәчәк, алар КФҮ хезмәткәрләренә техник мәсьәләләрне хәл итәргә һәм килүчеләргә консультацияләр бирергә булышачак.

Исегезгә төшерәбез, РФ Дәүләт хезмәтләре порталындагы хисап язмасын расларга һәм QR-кодны мөстәкыйль рәвештә онлайн алырга мөмкин – моның өчен кирәкле функция мобиль кушымталарда һәм популяр банкларның сайтларында бар.

Фото: kzn.ru

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров