Онлайн трансляция

Свернуть

Түбән Камада халык санын алуга 40 волонтер җәлеп ителәчәк

Түбән Камада халык санын алуга 40 волонтер җәлеп ителәчәк

https://tnv.ru

18 Октябрь 2021, 10:32

168

0

Түбән Камада халык санын алуга 40 волонтер җәлеп ителәчәк
Түбән Камада Бөтенроссия халык санын алу барышында 40 волонтер җәлеп ителәчәк. Бу хакта муниципалитетның Дәүләт статистикасы бүлеге баш белгеч-эксперты Жанна Перфилова белдерде, дип хәбәр итә "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы.

Халык санын алу кампаниясендә барлыгы 576 кеше катнашачак, шуларның 490ы — исәпкә алучылар, 83 е — контролер һәм өч инструктор. Волонтерлар исәпкә алу составына керми, әмма Бөтенроссия халык санын алу символикасы төшерелгән жилетлар һәм таныклык белән тәэмин ителә.

Перфилова искәрткәнчә, исәпкә алучыларның фатирлар буенча йөрүе бүген башланачак һәм 14 ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк.

15 октябрьдә Россия Федерациясенең барлык субъектларында Бөтенроссия халык санын алу башланды, ул 14 ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Татарстанда халык санын алу вакытында 2 718 вакцинация узган исәпкә алучы эшләячәк.

Фото: strana2020.ru

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров