Онлайн трансляция

Свернуть

Иртәгә Татарстанда яңгырлар көтелә

Иртәгә Татарстанда яңгырлар көтелә

https://tnv.ru

18 Октябрь 2021, 16:53

383

0

Иртәгә Татарстанда яңгырлар көтелә
19 октябрьдә Татарстанда болытлы һава көтелә, урыны белән яңгыр явачак. Җил төньяк-көнбатыштан. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге синоптиклары хәбәр итә.

Республика җирлегендә төнлә һава температурасы +1.+6 градуска кадәр төшәчәк. Көндез максималь һава температурасы +6.+11 градус.

Казанда 19 октябрь төнендә +3.+5 градуска кадәр салкын була. Көндез термометр баганалары +7.+9 градус билгесенә күтәреләчәк.

Синоптиклар фаразларына караганда, 20 октябрьдә һава шартлары сизелерлек үзгәрмәячәк, ә менә 21 октябрьдә республикада яңгыр һәм юеш кар явачак.

Фото: Наталья Левчук (ТНВ)

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров