Онлайн трансляция

Свернуть

Чаллыда газ шартлау нәтиҗәсендә зыян күргән ике кешене Казанда дәвалыйлар

Чаллыда газ шартлау нәтиҗәсендә зыян күргән ике кешене Казанда дәвалыйлар

https://tnv.ru

27 Октябрь 2021, 09:52

102

0

Чаллыда газ шартлау нәтиҗәсендә зыян күргән ике кешене Казанда дәвалыйлар
Яр Чаллы торак йортында газ шартлауда зыян күргән 70 яшьлек ирне һәм 17 яшьлек яшүсмерне санавиация вертолеты белән Казан хастаханәләренә китергәннәр. Бу хакта ТР сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков хәбәр итте, дип хәбәр итә «Коммерсантъ».

Умыртка баганасы һәм оча сөякләре зыян күргән яшүсмер Республика балалар клиник хастаханәсенә, ә өлкән кеше Республика клиник хастаханәсенә озатылды. Өлкән яшьтәге ир-атның тән өслегенең 85% ы пешкән.

Зыян күргән 11 яшьлек малайның хәле тотрыклы дип бәяләнә, ул Чаллы табиблары күзәтүе астында тора.

22 яшьлек Аделина Заһриева фаҗигадән соң хастаханәдә вафат булды, аны бүген җирләячәкләр.

Исегезгә төшерәбез, Яр Чаллының 48 комплексындагы күп фатирлы торак йортта көчле шартлау булды. Югары катларда берничә фатир җимерелде.


Фото: pixabay.com

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров