Онлайн трансляция

Свернуть

Татарстан халык санын алуда актив катнашу буенча лидерлар унлыгына керде

Татарстан халык санын алуда актив катнашу буенча лидерлар унлыгына керде

https://tnv.ru

27 Октябрь 2021, 10:27

103

0

Халыкның 64% офлайн форматын сайлаган.

Татарстан халык санын алуда актив катнашу буенча лидерлар унлыгына керде
Татарстан Бөтенроссия халык санын алуның беренче ун көне нәтиҗәләре буенча миллионнан артык кешене санаган ун төбәк арасына керде. Бу хакта Татарстанстат хәбәр итә.

Республика Россия төбәкләре арасында халык санын алуда онлайн-катнашу активлыгы буенча җиденче урында, шулай ук Татарстан Идел буе федераль округында лидер булды, дип билгеләп үтелә.

Гражданнарның 64%ы офлайн форматны сайлый.

Элегрәк халык санын алу эшендә Казан мэры Илсур Метшин катнашты. Ул Казанның Яңа Савин районында урнашкан исәпкә алу участогында булды.

Исегезгә төшерәбез, 15 октябрьдә Россия Федерациясенең барлык субъектларында Бөтенроссия халык санын алу башланды, ул 14 ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк.

фото: vk.com

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров