Онлайн трансляция

Свернуть

Татарстанда 11 ноябрь кар һәм буран көтелә

Татарстанда 11 ноябрь кар һәм буран көтелә

https://tnv.ru

10 Ноябрь 2021, 16:23

210

0

Татарстанда 11 ноябрь кар һәм буран көтелә
11 ноябрьдә Татарстан җирлегендә кар көтелә, аерым районнарны буран каплаячак. Төньяк-көнбатыштан секундына 15-17 метрга кадәр көчәйгән җил көтелә. Юлларда бозлавык хасил булачак. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге синоптиклары кисәтте.

Татарстанда киләсе төндә -3..-8 градуска кадәр салкын булачак. Көндез максималь һава температурасы-0..-5 градус.

Казанда 11 ноябрь төнендә һава температурасы -5..-7 градуска кадәр төшәчәк. Көндез термометр баганалары -1..-3 градус билгесенә җитәчәк.

Фото: Наталья Левчук (ТНВ)

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров