https://tnv.ru
12 Ноябрь 2021, 12:20
444
0

Транспортта QR-кодларны тикшерү нечкәлекләрен Татарстан Транспорт министрлыгында аңлаттылар. Кондукторлар җәмәгать транспортында QR-кодларны кергәндә түгел, ә билет сату вакытында тикшерәчәк. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәр итә.
Шулай ук таксида йөрү өчен коронавируска каршы вакцинация үтү яки QR-код кирәк булмаячак, дип хәбәр ителә.
Исегезгә төшерәбез, кичә Татарстан хакимияте 22 ноябрьдән барлык республика җәмәгать транспортында QR-кодлар системасын кертү турында Карар кабул итте.
Шулай итеп, дәүләт хезмәтләре порталында вакцинацияләүнең тулы курсы узган яки коронавирус белән инде авырган пассажирлар QR-кодны күрсәткән очракта хезмәт күрсәтеләчәк.
Моннан тыш, җәмәгать транспортына кәгазь QR-код белән дә йөрергә мөмкин булачак, ул КФҮнең теләсә кайсы пунктында бирелә.
Фото: ТНВ

Бүлешергә
Комментарии 0