https://tnv.ru
12 Ноябрь 2021, 15:20
325
0
Узган тәүлектә шәһәр юлларын җыештыруда 285 махсус техника һәм 406 юл эшчесе катнашкан.
Бүген көндез Казанда урамнарны кардан чистартырга 336 юл эшчесе һәм 178 берәмлек махсус техника, шул исәптән 50 катнаш юл машинасы, 54 трактор щеткасы, 23 үзбушаткыч, 33 фронталь төягеч, «Барсик» минитөягече һәм башка техника чыккан, дип хәбәр итә Казан Мэриясенең рәсми порталы.
Узган тәүлектә шәһәр юлларын җыештыруда 285 махсус техника һәм 406 юл эшчесе катнашкан, дип хәбәр иттеләр Казан Башкарма комитетының Тышкы төзекләндерү комитетында.
Юлларда тәүлеккә 1150 тонна бозлавыкка каршы материал кулланылган, шул исәптән 343 тонна реагент һәм 807 тонна ком-тоз катнашмасы.
Кичә Татарстанда беренче кар ятты. Бүген татарстанда җылырак, әмма кар катламы әле дә эреп бетмәде. Фаразлар буенча ул бүген кич эрергә тиеш. Белгечләр кышның нинди булачагын да фаразладылар.
Фото: pixabay.com

Бүлешергә
Комментарии 0