Онлайн трансляция

Свернуть

Татарстанда кыш кайчан киләчәк һәм нинди булачагы турында фаразлар

Татарстанда кыш кайчан киләчәк һәм нинди булачагы турында фаразлар

https://tnv.ru

12 Ноябрь 2021, 12:45

1080

0

Татарстанда кыш кайчан киләчәк һәм нинди булачагы турында фаразлар
Татарстанга кичә кыш килде. Синоптиклар вәгъдә иткәнчә, республика районнарында көчле кар явды, урыны белән буранда булып алды.

Мондый һава торышы бүген кичкә кадәр сакланачак, дип фаразлый белгечләр. Синоптиклар фикеренчә, ноябрь ае гадәттәге нормадан җылырак килә.

КФУның метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы доценты Тимур Әүһадиев фаразларына караганда декабрь ае салкын булачак. Кыш көне аномаль суыклар көтелми. Барысы да норма буенча — декабрьдә -8 градус, гыйнварда -10 градус, февральдә -10 градус көтелә.

Борынгылар исә әлеге айдагы һава торышыннан чыгып, киләсе ел уңышын юраган. Кем фаразы чынга ашар һәм республикада кайчан кар ятачак? Чулпан Касыймова бу мәсьәләне җентекләп өйрәнде.

Фото: ТНВ



Комментарии 0

Аватар