Онлайн трансляция

Свернуть

Казан студенты интернет-мошенниклар корбаны булган

Казан студенты интернет-мошенниклар корбаны булган

https://tnv.ru

16 Ноябрь 2021, 17:40

1260

0

Казан студенты интернет-мошенниклар корбаны булган
Казанның югары уку йортларының берсендә укучы 20 яшьлек студент интернет-мошенникларның корбаны булган. Сайттагы товарны түләтәбез дип җинаятьчеләр 20 мең сумнан артык акчасын урлаганнар. Ул 15 ноябрьдә «Гагарин» полиция бүлегенә мөрәҗәгать итә, дип хәбәр ителә Казан Мэриясе сайтында.

Егет бушлай игъланнар сайтында глюкометр сату турында мәгълүмат табуы һәм сатучы белән сату-алу турында килешүе хакында сөйләгән. Билгесез кеше түләү өчен сылтама җибәргән, аның буенча зыян күрүче шәхси мәгълүматларын керткән, шул исәптән үзенең банк картасы реквизитларын. Вакыт узгач, аңа счетыннан 20 мең 200 сум күләмендә барлык акчаларын алу турында хәбәр килә.

«Урлау» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган, дип хәбәр итә Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсе матбугат хезмәте.

Фото: pixabay.com

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров