Онлайн трансляция

Свернуть

Татарстанда Яңа ел бәйрәмнәрен ничә көн барачагы билгеле

Татарстанда Яңа ел бәйрәмнәрен ничә көн барачагы билгеле

https://tnv.ru

17 Ноябрь 2021, 13:33

1149

0

Татарстанда Яңа ел бәйрәмнәрен ничә көн барачагы билгеле
ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы билгеләп узганча, киләсе Яңа ел ялларында республика халкы 2021 елның 31 декабреннән 2022 елның 9 гыйнварына кадәр ял итәчәк.

2022 елда Татарстанда яшәүчеләрнең беренче эш көне 10 гыйнварда булачак. Шулай итеп, Яңа ел каникуллары татарстанлылар өчен 10 көн дәвам итәчәк.

Россия Министрлар Кабинеты карары нигезендә, быел 31 декабрь ял көне булып санала. Моннан тыш, 1 һәм 2 гыйнвар шимбә һәм якшәмбе көннәрендә туры килә. Бу уңайдан бәйрәм яллары 3 һәм 10 майга күчерелә.

Фото: «Ирония судьбы, или С лёгким паром!» фильмыннан.



Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров