Онлайн трансляция

Свернуть

Татарстанга -19 градуска кадәр җиткән суыклар килә

Татарстанга -19 градуска кадәр җиткән суыклар килә

https://tnv.ru

17 Ноябрь 2021, 16:24

1418

0

Татарстанга -19 градуска кадәр җиткән суыклар килә
18 ноябрьдә Татарстан җирлегендә кар явуы көтелә. Юлларда бозлавык саклана. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге синоптиклары хәбәр итә.

Төнлә һаваның минималь температурасы -3..-8 градус, көнчыгышта -9..-14 градуска кадәр салкын, аязган вакытта салкын -14..-19 градуска кадәр җитәргә мөмкин. Көндезге сәгатьләрдә +1..-4 градуска кадәр җылыначак.

Казанда 18 ноябрьгә каршы төндә термометр баганалары -3..-5 градус билгесенә җитәчәк. Көндез максималь һава температурасы +1..-1 градус.

Фото: Наталья Левчук (ТНВ)

Комментарии 0

Аватар