Онлайн трансляция

Свернуть

Mash Iptash Казанда метанол белән агуланган студентларның берсе үлеме турында хәбәр итте

Mash Iptash Казанда метанол белән агуланган студентларның берсе үлеме турында хәбәр итте

https://tnv.ru

19 Ноябрь 2021, 10:21

2567

0

Ул беренче булып медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать иткән.

Mash Iptash Казанда метанол белән агуланган студентларның берсе үлеме турында хәбәр итте
Казанда метанол белән агуланган студент кыз Настя Прокудина кичә кич вафат булган. Ул беренче булып медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать иткән, әмма табиблар аны коткарып кала алмаган. Бу хакта Mash Iptash телеграмма-каналы хәбәр итә.

Искәртеп узабыз, 1999-2003 елларда туган 15 яшь кешене ашыгыч рәвештә 7 шәһәр хастаханәсенә озаттылар. Зыян күрүчеләрнең хәлен табиблар уртача һәм авыр дип бәяләделәр. Агуланучылар арасында Казан вузларында белем алучы Башкортстан кешеләре дә бар.

ТР буенча Тикшерү идарәсендә метанол белән агуланган студентларның хатасы буенча исерткеч эчемлекләр куллануын ачыклаганнар.

16 ноябрьдә зыян күрүчеләрнең берсе танышы аша спиртлы сыеклык салынган 5 литрлы шешә сатып алган. Шуннан соң аны каршеринг автомобиле багажнигына коттеджга илтәләр.

Шулай ук "незамерзайка" эчкәннәр дигән фикер дә карала.

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров