Онлайн трансляция

Свернуть

Казанда, транспортта QR-кодлар кертелгәннән соң, такси бәяләре арткан

Казанда, транспортта QR-кодлар кертелгәннән соң, такси бәяләре арткан

https://tnv.ru

22 Ноябрь 2021, 10:15

884

0

Казанда, транспортта QR-кодлар кертелгәннән соң, такси бәяләре арткан
Казанда җәмәгать транспортында QR-кодлар системасын кертү, такси тарифларына бәяләр артуга китерде. Шәһәр халкы социаль челтәрләрдә мондый тенденциягә күпләп зарлана башлады, дип хәбәр итә "Реальное время".

Әйтик, иртәнге вакытта «Эконом» тарифларына бәяләр 200 сумнан да ким булмаган. Уртача бәясе 300 сумнан артып киткән. Кулланучылар сүзләренә караганда, иртән бюджет тарифы буенча 500 сумга да йөрергә мөмкин булган.

Шулай ук казанлылар транспортны көтү вакытының артуын да билгеләп үттеләр. Бу таксига гына түгел, җәмәгать транспортына да кагылган.

Исегезгә төшерәбез, элегрәк Татарстан хакимияте 22 ноябрьдән барлык республика эчендәге җәмәгать транспортында (шәһәр яны һәм муниципальара) QR-кодлар системасын кертү турында карар кабул иткән иде.

Фото: pixabay.com

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров