Онлайн трансляция

Свернуть

Иртәгә Татарстанда кар бураннары көтелә

Иртәгә Татарстанда кар бураннары көтелә

https://tnv.ru

25 Ноябрь 2021, 16:36

631

0

Иртәгә Татарстанда кар бураннары көтелә
26 ноябрь Татарстан җирлегендә кар явуы һәм буран көтелә. Көньяк-көнбатыштан исүче җил секундына 15-18 метрга кадәр көчәячәк. Юлларда бозлавык һәм кар көртләре. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге синоптиклары кисәтте.

Киләсе төнлә һаваның минималь температурасы -3..-8 градус, аязган вакытта -11 градуска кадәр дә җитәчәк. Көндезге сәгатьләрдә -3..+1 градуска кадәр җылыначак.

Казанда 26 ноябрь төнендә термометр баганалары -4..-6 градуска кадәр төшәчәк. Көндез максималь һава температурасы +1..-1 градус булачак.

Шул ук вакытта Иркутск зоогалереясы хайваннары беренче тапкыр кар күрделәр. Юлбарыслар һәм арыслан Фортис җәйдән бирле бер вольерда яши. Кыргый хайваннар белән няня ролен башкаручы лабрадор Эльза да бар.