Онлайн трансляция

Свернуть

Казан Россиянең иң яхшы цифрлы шәһәре исемен алырга мөмкин

Казан Россиянең иң яхшы цифрлы шәһәре исемен алырга мөмкин

https://tnv.ru

25 Ноябрь 2021, 17:11

855

0

Казан Россиянең иң яхшы цифрлы шәһәре исемен алырга мөмкин
«Цифровой прорыв – 2021» бәйгесендә иң яхшы цифрлы һәм яңалыкларны җәлеп итүчән шәһәр өчен тавыш бирү дәвам итә. Җиңүче «Кайда//Иң яхшы цифрлы төбәк» номинациясендә Рунетның абруйлы Премиясен алачак. Дәгъвачылар арасында Казан да бар, дип хәбәр итә Казан Мэриясе матбугат хезмәте.

Интернет-кулланучыларга шәһәрләрне IT-инфраструктураны үстерү, белгечләр әзерләү базасын, перспективалы проектлар һәм стартаплар булу, IT эшмәкәрлеккә ярдәм итү һәм профессионалларны җәлеп итүчәнлек предметына бәяләргә кирәк. Тавыш бирүнең беренчел нәтиҗәләре буенча Казан Мәскәү һәм Санкт-Петербург белән беррәттән иң яхшылар өчлегенә керә. Дәгъвачылар арасында шулай ук Түбән Новгород, Ростов-на-Дону, Новосибирск бар. Тавышны конкурс сайтында биреп була.

«Цифровой прорыв» – «Россия – мөмкинлекләр иле» платформасының флагман проекты, ул «Мәгариф» илкүләм проекты кысаларында тормышка ашырыла. Төп максат – бөтен Россия буенча цифрлы икътисад өчен яңа кадрлар табу. Конкурс башланганнан бирле 7 ай эчендә катнашучылар тематик хакатоннар кысаларында 879 карар эшләгәннәр. Бәйгенең өченче сезон финалы 2-4 декабрьдә Иннополиста узачак. Анда 1333 кеше катнашачак. Аларга базарның иң эре вәкилләреннән 12 кейс чишәргә туры киләчәк, дип хәбәр итә ТР Цифрлар министрлыгының матбугат хезмәте.

Фото: ТНВ

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров