Онлайн трансляция

Свернуть

Татарстанда 4 көнгә "Түбән Кама-Яр Чаллы" автомобиль юлы буенча хәрәкәтне чикләячәкләр

Татарстанда 4 көнгә "Түбән Кама-Яр Чаллы" автомобиль юлы буенча хәрәкәтне чикләячәкләр

https://tnv.ru

26 Ноябрь 2021, 18:02

1040

0

Төзекләндерү вакытында юл эшчеләре реверсив хәрәкәт оештыра (башта бер якны, аннан икенче якны чыгару).

Татарстанда 4 көнгә "Түбән Кама-Яр Чаллы" автомобиль юлы буенча хәрәкәтне чикләячәкләр
Татарстанда 4 көнгә "Түбән Кама-Яр Чаллы" автомобиль юлы буенча хәрәкәтне туктатачаклар. Бу хакта Татарстанның Түбән Кама районы башкарма комитеты матбугат хезмәте хәбәр итте.

Шулай итеп, хәрәкәтне 29 ноябрьдә иртәнге сәгать 8дән 2 декабрь 19 сәгатькә кадәр ябарга планлаштыралар. Вакытлы уңайсызлыклар үлчәү контроле кысаларында җиһазларны монтажлау белән бәйле. Ремонт вакытында юл эшчеләре реверсив хәрәкәт оештыра (башта бер якны, аннан икенче якны чыгару).

Элегрәк хәбәр ителгәнчә, Татарстан башкаласында Карл Маркс һәм Гоголь урамнары буенча 10 айга җәяүлеләр хәрәкәте чикләнәчәк.

Фото: pixabay.com

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров