https://tnv.ru
30 Ноябрь 2021, 11:50
534
0

Быел Кыш Бабай Татарстанның Арча районындагы йортында кунакларны коронавируска каршы вакцинация турында QR-кодлар яки медотвод турында белешмә белән генә кабул итәчәк. Бу хакта резиденциянең матбугат хезмәте кисәтте.
Әгәр QR-код булмаса, Кыш Бабайга керү мөмкин булмаячак, әмма кунаклар чәй белән коймаклардан авыз итә һәм фотозоннарда фотога төшә алачак.
Кыш Бабай һәм Кар Кызы резиденциясе үз ишекләрен 4 декабрьдә ачарга планлаштыра. Биредә төрле чаралар, конкурслар, бүләкләр һәм төрле уеннар әзерләнә.
Исегезгә төшерәбез, татар Кыш бабае резиденциясе Яңа Кырлай авылында урнашкан. Биредә XIX гасыр башы рухын саклап кала.
Фото: pixabay.com

Бүлешергә
Комментарии 0