Онлайн трансляция

Свернуть

Казанда өч автобусның маршруты вакытлыча үзгәрәчәк

Казанда өч автобусның маршруты вакытлыча үзгәрәчәк

https://tnv.ru

02 Декабрь 2021, 10:29

1457

0

Бу Чистай урамындагы 60 номерлы йорт янындагы юл өлешенең җимерелү белән бәйле.

Казанда өч автобусның маршруты вакытлыча үзгәрәчәк
Казанда  28а, 43, 54 номерлы автобус һәм 1 номерлы троллейбус маршрутларының хәрәкәт схемалары вакытлыча үзгәрде. Бу Чистай урамындагы 60 номерлы йорт янындагы юл өлешенең җимерелү белән бәйле, дип хәбәр итә шәһәр Мэриясе матбугат хезмәте.

Миллениум күпере буйлап үзәктән килгән 28а, 43 һәм 54 номерлы автобуслар «Әмирхан» тукталышына кадәр тоннель буенча узачак. Шул рәвешле аларның хәрәкәт схемаларыннан «Сибгать Хәким», «Четаев», «Чистай», «Алексей Козин» тукталышлары төшереп калдырыла, дип хәбәр иттеләр шәһәр Башкарма комитетының Транспорт буенча комитетында.

1 номерлы маршрут троллейбуслары вакытлыча кыскартылган маршрут буенча йөриячәк: Горький Шоссесы – Чистай урамы (Фатыйх Әмирхан урамына кадәр, өченче чатта борылыш). «Метроэлектротранс» муниципаль унитар предприятиесе мәгълүматы буенча, Чистай урамыннан «Роддом» тукталышына кадәр маршрут кисемтәсе хәрәкәт итъ схемасыннан төшереп калдырыла.

«Водоканал» муниципаль унитар предприятиесе хезмәткәрләре җимерелгән участокта төзекләндерү эшләре алып бара.

Җәмәгать транспорты хәрәкәтенең элекке схемасы юлның авария хәлендәге участогында эшләр тәмамланганнан соң торгызылачак.

Фото: pixabay.com

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров