Онлайн трансляция

Свернуть

Түбән Камада югалган мәктәп баласы табылган

Түбән Камада югалган мәктәп баласы табылган

https://tnv.ru

02 Декабрь 2021, 10:46

1677

0

Түбән Камада югалган мәктәп баласы табылган
Кичә, 1 декабрьдә, кичке алтыда Химиклар проспектындагы яшүсмерләр клубыннан чыгып китеп бер бала югалган иде. Бүген аны таптылар дип KazanFirst хәбәр итә.

Узган төндә волонтерлар, баланың туганнары һәм битараф булмаган шәһәр кешеләре Түбән Камада иртәнгә кадәр югалган 9 яшьлек малайны эзләгәннәр.

2 декабрь иртәнге сигездә малайның табылуы турында хәбәр килгән. "След" ирекле эзләү-коткару отряды җитәкчесе Виталий Емельянов хәбәр иткәнчә, баланы Бакый Урманче урамы буенча тукталышта бер ир-ат тапкан. Ул полиция чакырткан. Бу төнне кече сыйныф укучысы кайда уздырган, әлегә билгеле түгел.

Фото: pixabay.com

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров