Онлайн трансляция

Свернуть

Казанда 11 яшьлек кыз трамвай астында калып һәлак була - видео

Казанда 11 яшьлек кыз трамвай астында калып һәлак була - видео

https://tnv.ru

06 Декабрь 2021, 13:15

1871

0

Казанда 11 яшьлек кыз трамвай астында калып һәлак була - видео
Бүген көндез Казанның 4 маршрут трамвае Отрадная урамында трамвай астында калып 11 яшьлек яшүсмер кыз һәлак була. Бу хакта «Метроэлектротранс»МУП матбугат хезмәте хәбәр итте.

Башлангыч мәгълүматлар буенча, кыз тиешле булмаган урында юлны йөгереп чыга. Трамвай кинәт туктый, әмма туктау юлы озын булу сәбәпле, туктарга өлгерми. Хәзерге вакытта биредә тикшерүчеләр эшли.

«Татарстан 24» Телеграм-каналы үлем белән тәмамланган видео бастырган. Хәле начарланып китәргә мөмкин булган кешеләргә видеоны карарга киңәш итмибез.

Фото: ТНВ

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров