Онлайн трансляция

Свернуть

10 декабрь Татарстанда -12 градуска кадәр суытачак

10 декабрь Татарстанда -12 градуска кадәр суытачак

https://tnv.ru

09 Декабрь 2021, 17:14

1174

0

10 декабрь Татарстанда -12 градуска кадәр суытачак
Җомга көнне 10 декабрь Татарстан җирлегендә кар явуы көтелә. Төнлә һәм иртән урыны белән томан төшәчәк. Юлларда бозлавык саклана. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге синоптиклары хәбәр итә.

Республикада һаваның минималь температурасы -2..-7 градус, көн дәвамында кичкә кадәр көнбатыш районнарда -7..-12 градуска кадәр түбәнәю көтелә.

Казанда 10 декабрь төнендә термометр баганалары -3..-5 градус билгесенә төшәчәк. Кичкә кадәр -9..-11 градус булыр дип көтелә.

Фото: pixabay.com

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров