Онлайн трансляция

Свернуть

Татарстаннан 11 айлык бала чит илдә комада ята

Татарстаннан 11 айлык бала чит илдә комада ята

https://tnv.ru

14 Декабрь 2021, 11:33

2572

0

Татарстаннан 11 айлык бала чит илдә комада ята
Тайландта Бангкок шәһәрендә 11 айлык кызга мәрмәр өстәл төшкән. Хәзер бала комада, дип "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы хәбәр итә.

Зыян күргән кызның әти-әнисе сөйләгәнчә, алар кунакханәгә урнашып, чемоданнарны бушата башлаганнар. Шул ук вакытта бала балконга юнәлә һәм өстәлгә тотына. Өлтәл кызның өстенә төшә.

Бала баш мие һәм муен сөяге җәрәхәте, моннан тыш, күп санлы җәрәхәтләр ала.

"Өстәл авып төшкәч, кызның авызыннан кан акты", - дип хәбәр итте баланың әнисе.

Моннан тыш, ханым хастаханәдә көн ярым вакыт эчендә аларга 800 000 сумнан артык счет ясаганнарын хәбәр итте. Гаилә страховка рәсмиләштермәгән. Якын арада кыз кабат компьютер томографиясен ясарга ниятли, аннан соң аны Россиягә кайтару мөмкинме турында билгеле булачак.

Фото: tatar-inform.ru

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров