Онлайн трансляция

Свернуть

Татарстан җитәкчелеге Яңа ел каникулларында кибетләргә төнлә эшләргә рөхсәт итте

Татарстан җитәкчелеге Яңа ел каникулларында кибетләргә төнлә эшләргә рөхсәт итте

https://tnv.ru

22 Декабрь 2021, 12:30

879

0

Татарстан җитәкчелеге Яңа ел каникулларында кибетләргә төнлә эшләргә рөхсәт итте
Яңа ел каникуллары вакытында (11 гыйнварга кадәр) Татарстан хакимияте кибетләргә төнге вакытта эшләргә рөхсәт бирде. Бу хакта ТР Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.

Моңа кадәр Яңа ел төнендә һәм гыйнвар ялларында кафе һәм рестораннар өчен антикоррупцион чикләүләрне киметү үтенече белән Татарстан икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтовка ТР рестораторлары һәм отельерлары ассоциациясе президенты Зөфәр Гаязов мөрәҗәгать иткән иде.

Гаязов республикада җәмәгать туклануы хезмәткәрләренең 100%ы диярлек коронавируска каршы вакцинация үтүен искәртте. Бу көннәрдә эшләү, бизнеска тагын 2-3 ай яшәргә мөмкинлек бирәчәк, дип билгеләп үтте ул.

Фото: ТНВ

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров