https://tnv.ru
22 Декабрь 2021, 13:00
1213
0
Яшләр эчемлеккә чыннан да ярамаган маддә кушканмы, әллә законсыз җитештерелгән алкогол кулланганмы?
Бүген көне буе тикшерүчеләр Казанның Авиатөзелеш районында булган фаҗиганың сәбәпләрен ачыклады. Монда кичтән бәйрәм иткән 2 гаиләдән 3 кеше иртәнгә уянмаган. Тагын бер хатынны агулану билгеләре белән хастаханәгә алып китәләр. Алар я ялган аракы белән агуланган, я эчемлекләренә наркотик маддә кушканнар дигән фараз бар. Тикшеру комитеты җинаять эше кузгатты.
Яшләр эчемлеккә чыннан да ярамаган маддә кушканмы, әллә законсыз җитештерелгән алкогол кулланганмы? Тикшерү дәвам итә. Әле бер ай элек кенә бер төркем студентлар - дусларының туган көнен бәйрәм иткәндә машина тәрәзе юа торган сыеклык белән агуланган иде. 13е - метанол белән агуланып хастаханәгә эләкте. 20 яшьлек кыз 3 көннән үлде.

Бүлешергә
Комментарии 0