Онлайн трансляция

Свернуть

Социаль челтәрләрдә мәктәпкә барганда туңып үлгән 11 яшьлек малайның гаиләсен тәнкыйтьлиләр

Социаль челтәрләрдә мәктәпкә барганда туңып үлгән 11 яшьлек малайның гаиләсен тәнкыйтьлиләр

https://tnv.ru

29 Декабрь 2021, 15:41

3199

0

T-каналлар мәгълүматларына караганда, бала әнисе, үги әтисе һәм тагын дүрт бертуганнары белән яшәгән.

Социаль челтәрләрдә мәктәпкә барганда туңып үлгән 11 яшьлек малайның гаиләсен тәнкыйтьлиләр
Дубнадагы фаҗигада вафат булган 11 яшьлек укучының әти-әнисе адресына бик күп тискәре комментарийлар һәм фикерләр килә башлаган. Шулай ук гаилә турында мәгълүмат социаль челтәрләрдә дә пәйда булды.

Исегезгә төшерәбез, Мәскәү өлкәсенең Дубна шәһәрендә 11 яшьлек малай мәктәпкә барганда туңып үлгән. Мәктәп укучысы 27 декабрь көнне автобус белән укуга дип чыгып киткән. Тукталышта автобустан чыккач, ул Сул як яр буе районына юл тоткан. Әмма бала мәктәпкә барып җитә алмаган. Баланың үле гәүдәсе 28 декабрь көнне табылган. Тикшерүчеләр баланың туңып үлгәнен ачыклаган.

Readovka т-каналы мәгълүматлары буенча, малай әнисе, үги атасы һәм тагын дүрт бала — энесе һәм өч сеңлесе белән яшәгән. Әти-әни эчәргә, кычкырырга яраткан. Шулай ук балаларына кул да күтәргәннәр, дип билгеләп үтелә.

«Известия» т-каналында малай укыган мәктәп директоры белән сөйләшүнең язмасы басылып чыккан. Педагог сүзләренә караганда, ата-аналар баланы автобуска кадәр озаткан булса, бу хәл булмас иде.

Фото: социаль челтәрләрдән алынды


Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров