Онлайн трансляция

Свернуть

Зәңгәр күлдә 44-нче тапкыр рәттән Яңа ел чыршысы куелды

Зәңгәр күлдә 44-нче тапкыр рәттән Яңа ел чыршысы куелды

https://tnv.ru

29 Декабрь 2021, 16:52

1356

0

Зәңгәр күлдә 44-нче тапкыр рәттән Яңа ел чыршысы куелды
Казан аквалангистлары традиция буенча Яңа ел алдыннан соңгы якшәмбедә Зәңгәр күл төбендә бәйрәм чыршысы урнаштырдылар. Казан дәүләт медицина университетының «Бентос» су асты йөзү клубы 26 декабрьдә 44 тапкыр традицион акция үткәрде, дип хәбәр ителә Казан Мэриясе сайтында.

Яңа ел акциясендә 60-ка якын кеше катнашты, су астына 20-дән артыгы, тәҗрибәле аквалангистлар да, аларның яшь хезмәттәшләре дә төште. «Бентос» су асты йөзү клубы 44 ел дәвамында эшчәнлек алып бара, аңа КГМУ укытучылары, аларның гаилә әгъзалары, студентлар керә. Бу вакыт эчендә аквалангистлар 126 экспедициядә катнашкан, һәм киләсе елда юбилейларын бәйрәм итәчәк.

Чыршыны шулай ук ел саен бер үк вакытта – 13 гыйнвардан 14 гыйнварга каршы төндә кире алалар.

Фото: kzn.ru

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров