Онлайн трансляция

Свернуть

Бөгелмә районының Базаровка станциясендә яшәүчеләр Яңа елны бер тамчы сусыз каршыларга мөмкин

Бөгелмә районының Базаровка станциясендә яшәүчеләр Яңа елны бер тамчы сусыз каршыларга мөмкин

https://tnv.ru

30 Декабрь 2021, 12:15

3411

0

Бөгелмә районының Базаровка станциясендә яшәүчеләр Яңа елны бер тамчы сусыз каршыларга мөмкин
Бөгелмә районының Базаровка станциясендә яшәүчеләр инде ярты ел суга тилмерә. Алар Яңа елны бер тамчы сусыз каршылар мөгаен.

Быел җәен корылык сәбәпле, аларны су белән тәэмин иткән каланчада басым кими һәм насос янып чыга. Халык үз акчасына яңаны алып урнаштыра, әмма хәл уңай якка үзгәрми. Район хакимияте яңа скважина казырга дигән карарга килә. Әмма вакытлыча су китерүне тиешенчә оештырмадылар, ди яшәүчеләр. Халык хәзер суны сатып ала. Ни өчен шундый хәл килеп чыкканын ТНВ хәбәрчесе белеште.

Иске коены ремонтлау нәтиҗә бирмәгәч, район хакимияте яңаны борауларга дигән карарга килә. Республика ярдәме белән акча табып, төзелеш эшләрен башлыйлар. Торбалар салынган, электр линиясе сузылган, шушы көннәрдә су булырга тиеш, диделәр безгә район башкарма комитетында.


Комментарии 0

Аватар