Онлайн трансляция

Свернуть

Балык Бистәсе белән Казан арасында йөри торган автобус рейсын туктатканнар

Балык Бистәсе белән Казан арасында йөри торган автобус рейсын туктатканнар

https://tnv.ru

11 Январь 2022, 13:21

1059

0

Балык Бистәсе белән Казан арасында йөри торган автобус рейсын туктатканнар
Балык Бистәсе белән Казан арасында йөри торган автобус рейсын туктатканнар. Яңа елга менә шундый бүләк алдык, дип зарланып, ТНВның "Татарстан хәбәрләре" редакциясенә район халкы мөрәҗәгать итте.

1 ел элек башкалага автобус көненә 5 тапкыр йөрсә, хәзер бер рейс та юк. Автотранспорт оешмасында исә сәбәп - пассажирлар булмауда диләр. Шушындый ук проблема Бөгелмә һәм Яңа Чишмәдә дә күзәтелә. Транспорт министрлыгы бу хакта нинди фикердә? Һәм иң мөһиме - автобуслар кайчан кабат йөри башлар? Илгиз Шәкүров ачыклык кертер.

Транспорт предприятиесе директоры автобусларны туктатуның берничә сәбәбе бар, ди. Беренчесе - пассажирлар саны аз. 22 ноябрьдән соң, транспортта йөрү өчен кюар-код кирәк була башлагач, автобуста йөрүчеләр саны кисәк кимегән. Икенче сәбәп - легаль булмаган такси хезмәткәрләре, диләр.


Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров