Онлайн трансляция

Свернуть

Электрон тәмәке тартканнан соң 12 яшьлек малай үлгән

Электрон тәмәке тартканнан соң 12 яшьлек малай үлгән

https://tnv.ru

12 Январь 2022, 15:37

1672

0

Аның сеңлесе гомере өчен табиблар көрәшә.

Электрон тәмәке тартканнан соң 12 яшьлек малай үлгән
Бийск шәһәрендә 12 яшьлек малай электрон тәмәке (вейп) тартканнан соң вафат була. Тагын 17 һәм 18 яшьлек ике кыз реанимациядә ята. "Саксызлык аркасында үлемне китерү" матдәсе буенча җинаять эше кузгатылган.

Малай үзенең 18 яшьлек апасы белән 17 яшьлек иптәш кызлары янына барган. Яшүсмерләр вейп тарткан һәм берничә минуттан соң үзләрен начар хис итә башлаган. Нәтиҗәдә икенче көнне иртән әбиләре аларны аңсыз хәлдә тапкан.

Кызларны хастаханәгә салганнар, ә малайны коткарып кала алмаганнар.

Фото: altai-krai.sledcom.ru/

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров