Онлайн трансляция

Свернуть

2021 елда Казан урамнарында 4,3 мең сукбай эт ауланган

2021 елда Казан урамнарында 4,3 мең сукбай эт ауланган

https://tnv.ru

12 Январь 2022, 17:38

1373

0

2021 елда Казан урамнарында 4,3 мең сукбай эт ауланган
2021 елда Казан урамнарында "Зооцентр" көче белән 4 мең 370 эт ауланган, шуларның 3 мең 534-е вакцинация һәм стерилизациядән соң элеккеге яшәү урыннарына чыгарылган. Күп кенә этләрне шәһәр урамнарында сукбай хайваннарны күргән һәм бу хакта кайнар линия телефоны аша хәбәр иткән казанлылар ярдәмендә аулаганнар, дип хәбәр итә Казан Мэриясе матбугат хезмәте.

Яңа ел бәйрәмнәрендә, 1 гыйнвардан 9 гыйнварга кадәр, этләрне аулау буенча кайнар линиягә 98 шалтырату кергән, шуларның 65-е буенча гаризалар формалаштырылган. Торак-коммуналь хуҗалык комитетында аңлатуларынча, гаризалар саны азрак, чөнки шалтыратуларның күбесе кабатлана. Моннан тыш, кайнар линиягә шалтыратучыларның бер өлеше сукбай хайваннарның яшәү урыннары турында хәбәр итми.

«Яңа ел каникулларында кичектергесез очраклар теркәлмәде, гаризалар штат режимында эшкәртелә», – дип хәбәр иткән «Зооцентр» директоры Рөстәм Нуруллин.

Хәзер кайнар линия эшләвен дәвам итә, сукбай хайваннар турында шәһәр халкы +7(843) 222-04-44 телефоны буенча хәбәр итә ала.

Искәртеп узабыз, ауланганнан соң, эт 10 көн дәвамында җылы карантин корпусында яши, ул узган ел төзелде. Тотып китерелгәннән соң, карантин узгач, вакцинацияләнгән һәм стерильләштерелгән хайваннар приютта 10 көн яши. Алга таба этләрне элек яшәгән урыннарына кире илтәләр. Приютта соңгы көннәренә кадәр яшәү өчен агрессив хайваннар гына кала.

Фото: pixabay.com

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров