Онлайн трансляция

Свернуть

Иртәгә Татарстанда буран һәм көчле җил көтелә

Иртәгә Татарстанда буран һәм көчле җил көтелә

https://tnv.ru

13 Январь 2022, 16:23

1226

0

Иртәгә Татарстанда буран һәм көчле җил көтелә
14 гыйнварда, эш атнасы ахырында, Татарстанда кар яву һәм буран көтелә, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе. Көньяк-көнбатыштан исүче җил секундына 15-20 метрга кадәр көчәячәк. Юлларда бозлавык һәм кар көртләре хасил булачак.

Җомга төнендә республика җирлегендә һава температурасы -8..-13 градуска кадәр җитәчәк. 14 гыйнварда көндез һаваның максималь температурасы -6..-11 градус.

Казанда киләсе төнлә -10..-12 градусгка кадәр салкын булачак. Көндезге сәгатьләрдә термометр баганалары -8..-10 градус билгесенә җитәчәк, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология үзәге синоптиклары.

Фото: pixabay.com

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров