Онлайн трансляция

Свернуть

Казанның транспорт оешмаларына 716 машина йөртүче җитми

Казанның транспорт оешмаларына 716 машина йөртүче җитми

https://tnv.ru

13 Январь 2022, 17:22

1716

0

Казанда шәһәр автобусы йөртүчесе булыр өчен бушлай тизләтелгән курслар ачылды.

Казанның транспорт оешмаларына 716 машина йөртүче җитми
Казанда шәһәр автобусы йөртүчесе булыр өчен бушлай тизләтелгән курслар ачылды. Автобус йөртүчегә хәзер 2,5 ай эчендә яңадан укырга мөмкин. Курсларга «С» яки «В» категорияле машина йөртү хокуклары булган ир-атлар яки хатын-кызлар языла ала. Алар өчен тәҗрибәле инструкторлар белән укытуның махсус көчәйтелгән программасы эшләнде, дип хәбәр итә Казан Мэриясе матбугат хезмәте.

Уку узганнан соң курсантларга ЮХИДИда имтихан бирергә кирәк булачак. Машина йөртү таныклыгы алу өчен уңайлы график буенча укырга мөмкин. «Д» категорияле таныклык алгач, курсант шәһәр автобусы йөртүчесе була алачак, дип хәбәр итә ТР АТП ассоциациясе.

Укыган курсантлар белән шәһәрнең автотранспорт предприятиесендә эшләү буенча хезмәт контракты төзелә. Казанда автобус йөртүченең уртача хезмәт хакы 63 мең сум тәшкил итә.

Хәзерге вакытта, ТР АТП ассоциациясе рәисе Сергей Темляков сүзләренчә, Казанның транспорт предприятиеләренә 716 машина йөртүче җитми.

Фото: ТНВ

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров